Яр Чаллының "Ышаныч" комплекслы үзәге карамагындагы балаларны җәйге каникуллар чорына эшкә урнаштырганнар

2014 елның 14 июле, дүшәмбе
Яр Чаллының "Ышаныч" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә балигъ булмаганнарның караучысызлыгын кисәтү максатларында тәэмин итүдәге гаиләләрдәге балаларны  эшкә  урнаштырганнар. Җәйге каникуллар вакытында эшләп алырга теләк белдергән яшүсмерләр Пенсия фонды һәм Үзәк Китапханәгә эшкә кергәннәр. Пенсия фонды хезмәткәрләре яшүсмерләрнең яхшы эшләвен билгеләсә, Үзәк китапханәдә дә аларның хезмәтенә бик шат, чөнки төзекләндерә, төпли торган китаплар бик күп.
Бинада эшләргә теләге булмаганнар исә кояш астында, саф һавада шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү кебек эшләрдә мәшгульләр.
"Ышаныч" үзәге белгечләре сүзләренчә, вакытлыча эшкә урнашу - матди ярдәм алу мөмкинлеген генә түгел, башлангыч һөнәри белемнәр алу, инде оешкан коллективка кереп китәргә өйрәнү мөмкинлеген дә бирә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International