Яр Чаллы "Асылташ" үзәгендә балаларның җәй көне куркынычсызлыгы турында сөйләшкәннәр

2014 елның 14 июле, дүшәмбе
Яр Чаллыда урнашкан "Асылташ" балигъ булмаганнар өчен социаль тернәкләндерү үзәгендә балаларга балалар табибы сулыклар янында җәй көне ял  итү куркынычсызлыгы турында сөйләгән. Лекция барышында  балалар иллюстацияләр, плакатлар караганнар, проблемалы ситуацияләрне тикшергәннәр, беренче медицина ярдәме күрсәтү хакында фикер алышканнар. Нәтиҗәдә, балалар җәй көне үзеңне суда дөрес тоту кагыйдәләрен истә калдырганнар, бу өлкәдә яңа белемнәр туплаганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International