Алабуга "Алтын яшь" доброволецлар отряды хәйрия акциясендә катнашкан

2014 елның 14 июле, дүшәмбе
Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортның "Алтын яшь" доброволецлар отряды боулинг буенча II нче хәйрия турнирында катнашкан. Турнир "Манхеттен" күңел ачу комплексында узган.  Әлеге чараның максаты 6 яшьлек Глеб Сваричның Мәскәүдә дәвалану курсы узуы өчен акчалар җыюдан гыйбарәт булган.  Өлкәннәр командасы шулай ук малайга ярдәм итәргә карар кылган алты команда белән көч сынашкан.
Уртак тырышлык белән барлыгы 14 мең сумнан артык сумма җыелган. Волонтерлар билгеләгәнчә, Глебка акча җыю әле дәвам итә, теләге булган һәркем әлеге изге эшкә үз өлешен кертә ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International