"Кама Таңнары" приютында спорт көне үткәргәннәр

2014 елның 11 июле, җомга
"Әзер бул!" - Менделеевскида урнашкан "Кама таңнары" приютында спорт көне әнә шундый лозунг астында уздырылган.  Әлеге чараның максаты  балаларны сәламәт тормыш рәвешенә өндәү, табигатьне ихтирам итәргә өйрәтүдән гыйбарәт булган. Бу көнне педагоглар С.Биктимерова, А.Галиев һәм Р.Заһретдинов экологик десант оештырганнар. Балалар өлкәннәр белән бергә ял итәргә туктаган территорияләрен чүптән арындырганнар, спорт ярышлары оештырганнар. Педагоглар аларны палаткалар куярга, учак тергезергә, җәй көне табигатьтә куркынычсыз ял итәргә, үзләре артыннан җыештырып калдырырга өйрәткәннәр. Балалар үзләре бәрәңге пешергәннәр, патриотик рухтагы җырлар җырлаганнар.
Көннең узганы  сизелми дә калган. Кич белән, каенлык белән саубуллашканда, балалар үзләре утырган җирне чистартып, кайтыр юлга кузгалганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International