Казан халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге карамагындагы балалар "Нәсел агачы" ясаганнар

2014 елның 11 июле, җомга
Казан халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә социаль куркыныч  һәм авыр тормыш хәлендә булган гаиләләр белән төркемле чара барышында гаилә кыйммәтләре, гореф-гадәтләр, шәҗәрәләр турында сөйләшкәннәр. Киров районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре "Гаилә һәм гаилә кыйммәтләре" дигән дәрескә бик тырышып әзерләнгәннәр.
Биредә балалар үзләренең әти-әниләреннән ерак туганнарының тормышлары турында сорашканнар, гаилә фотографияләрен караганнар, үзләренең тормышларыннан кызыклы хәлләр белән уртаклашканнар. Күмәкләшеп ясаган "Гаилә рәсеме", аның нәтиҗәләре турында сөйләшү ата-аналарны ана-ата-бала, ир белән хатын мөнәсәбәтләре турында кабаттан уйланырга мәҗбүр иткән.
Чара ахырында һәркем үзенең нәсел шәҗәрәсен ясаган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International