Бөгелмәнең "Ялкын" приютындагы балалар күчмә зоопаркта булганнар

2014 елның 11 июле, җомга
Бөгелмәнең  балалар һәм яшүсмерләр өчен "Ялкын" приютында тәрбияләнүче 3 яшьтән алып 14 яшькәчә 25 бала  "Барс" дигән күчмә зоопаркка экскурсиягә барган. Әлеге экскурсиянең максаты балаларда хайваннарга, әйләнә-тирәгә  карата ихтирамлы караш тәрбияләү, күзаллауларын киңәйтүдән гыйбарәт булган.
Балалар игътибар белән чатан аяклы аюлар, арыслан, пантера, ике өркәчле дөя белән танышканнар. Иң нәниләр маймылларга хәйран калганнар. Балалар хайваннарның яшәү рәвеше, гадәтләре турында белгәннәр, чын арыслан, гепард, крокодил, птон, ягуана һәм башка җәнлекләрне беренче тапкыр чынлап торып күрә алганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International