"Гаилә" үзәге "Гаилә бәйрәме" уздырды

2014 елның 11 июле, җомга
"Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик республика үзәгендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү күптән инде күркәм гадәткә әверелде. Бу елны да социаль куркыныч һәм авыр тормыш хәлендә калган балалар һәм гаиләләр өчен гаилә бәйрәме уздырылды.
Кунаклар "Болакта балаганчик" театр-студиясе артистлары белән бергә күңелле конкурсларда, бәйгеләрдә, иң мөһиме - "Родина" үзәгендә боулинг-турнирда катнашканнар.   Бәйрәм ахырында бәйрәмдә катнашучыларны "Татбургер" ресторанында тәмле ашлар белән сыйлаганнар.
Аннан тыш, 9 нчы июль көнне Спасс һәм Югары Ослан халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәкләре карамагында булган балалар өчен дә бәйрәм оештырылды.   Нәни кунаклар бу көнне  "Дэйфи" күңел ачу үзәгендәге аттракционнарда уеннар, күңелле бәйгеләрдә катнашканнар, истәлекле бүләкләр алганнар.
"Гаилә" үзәге белгечләре  мондый бәйрәмнәр киләчәктә дә үткәрелеп килер, тагын да яхшы булыр дигән өметтә калалар. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International