Лаеш районының “Алтын көз” үзәге белгечләре балалар өчен "Күңелле стартлар" оештырганнар

2014 елның 10 июле, пәнҗешәмбе
Лаеш районы "Алтын көз" халыкны социаль тәэмин итү үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре "2014-2020 нче елларга яшьләр сәясәтен башкаруның нәтиҗәлелеген арттыру  һәм физик культура, спорт, туризмны үстерү" һәм "Яшүсмер-2014" дигән акция кысаларында  "Күңелле стартлар" уздырганнар.  Уеннар "Липки" лагерендә һәм "Йолдызлы десант"  палаткалы лагерендә оештырылган.
Әлеге уеннарда барлыгы 80 яшүсмер катнашкан.
Иң көчле һәм җитезләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылган. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International