Чирмешән районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Сабантуй узган

2014 елның 10 июле, пәнҗешәмбе
Чирмешән районында урнашкан өлкәннәр һәм инвалидлар өчент интернат-йортта милли Сабантуй бәйрәме уздырылган. Әлеге чараны учреждение директоры Җәүдәт Мотыгуллин ачык дип белдергән. Биредә шулай ук район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча җитәкче урынбасары Рәмзия Долгополова һәм яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Вадим Бакиров та катнашкан.  Бәйрәм кунаклары - Чирмешән мәдәният йорты коллективы өлкәннәргә үзләренең җыр-биюләрен бүләк иткәннәр. Шулай ук спорт ярышлары, уеннар да уздырылган. Бер генә катнашучы да бу бәйрәмнән бүләксез китмәгән.
Бәйрәм ахырында Сабантуйда катнашучыларны тәмле чәй, тәм-томнар белән сыйлаганнар. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International