Биектау районы "Өмет" комплекслы үзәге карамагындагы гражданнарга "Җиде күл монастыренә" экскурсия оештырганнар

2014 елның 10 июле, пәнҗешәмбе
Биектау районы "Өмет" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге тарафыннан "Җылы очрашулар" клубы әгъзалары - пенсонерлар һәм инвалидлар өчен Җиде күл заповеднигына экскурсия оештырылган. Бу көнне  София анакай  монастырь тарихы һәм бүгенгесе турында би кызыклы итеп сөйләгән. Аннан соң өлкәннәр  изге чишмәгә юл тоткан.  Чишмәне карап, аннан шифалы су алгач, су коена торган җирдә коенып та алганнар.
Үзәк белгечләре сүзләренә караганда, әлеге сәяхәт клубка йөрүче өлкәннәрнең күңелендә бары яхшы хатирәләр генә калдырган. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International