Балтачның "Наз" комплекслы үзәге белгечләре "Яшь гаилә" клубы утырышы уздырганнар

2014 елның 10 июле, пәнҗешәмбе
Балтачның "Наз" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге белгечләре  Балтач мәдәни үзәгендә "Яшь гаилә" клубы утырышы уздырганнар. Очрашуга  язылышырга күптән түгел гариза биргән яшь парлар чакырылган.
Әлеге чара кысаларында шулай ук Яңгул авылында гомер итүче Габделбәр абый һәм Нәзифә апага "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" дигән медаль тапшырганнар.  Алар инде 62 ел бергә яшиләр. Өлкән парларны балалары һәм туганнары да котлаган.
Психолог Э.Корбанова һәм социаль педагог Ф.Исхакова  үткәргән чарада яшь парлар мәхәббәт, гаилә турында ролик караганнар. Үзләре дә шул ситуацияне күзаллап караганнар.  Шулай ук ир белән хатын арасында ышанычлы мөнәсәбәт урнаштыруга күнегүләр эшләп, үзләренең мөнәсәбәтләрен рәсемгә дә төшергәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International