Зәйдә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" дигән республика акциясенә старт бирелгән

2014 елның 9 июле, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Р.Миңнеханов  Зәйдә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" дигән республика акциясен башлап җибәргән. Бу уңайдан  тантана Зәй шәһәренең "Энергетик" мәдәният йортында уздырылган.
-Һәр гаилә баланы мәктәпкә барырга әзерләргә тиеш, әмма бу бөтен кешенең дә матди хәленнән килми. Мөстәкыйль рәвештә баланы мәктәпкә әзерли алмаган күп балалы, аз тәэмин ителгән, инвалидлар яшәүче гаиләләр бар, - дигән Рөстәм Миңнеханов, чарада катнашучылар алдында чыгыш ясаганда.  -Безнең  әлеге республика акциясе  быел беренче сыйныфка баручы балаларга гына түгел, 2 нче сыйныфтан 11 нче сыйныфка кадәр булган балаларга да кагыла.  2007 нче елдан бирле "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында эре эшкуарлар, эшмәкәр, хәйриячеләр булышлыгы белән 108 миллион сум  тирәсе акча җыелган. Быел бу акциягә старт Зәй районында бирелә, һәм мин моңа бик шат, - дип билгеләгән Татарстан Республикасы Президенты. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International