"Гаилә" үзәге иртәгә "Гаилә бәйрәме" оештырачак

2014 елның 8 июле, сишәмбе
Иртәгә "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик республика үзәге бәйрәм оештыра. Бу бәйрәмдә Спасс һәм Югары Ослан халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәкләре карамагында булган балалар катнашачак.  Нәни кунакларны "Дэйфи" күңел ачу үзәгендәге аттракционнарда уеннар, күңелле бәйгеләр, истәлекле бүләкләр көтә.
Чара ахырында балаларны "Траттория" ресторанында сыйлаячаклар.
Бәйрәм көндезге сәгать 12дә башлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International