Министрлык белгечләре "Бердәм Русия" төбәк партиясе форумында катнаштылар

2014 елның 2 июле, чәршәмбе
Бүген Казанда "Бердәм Русия" партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе беренчел бүлекәчләре сәркатипләре форумы булып узды. Очрашуда Партиянең беренчел бүлекчәләре белән бәйле берничә сорау каралды. 
Чара кысаларында Партия проектлары күргәзмәсе оештырылган иде. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәге белән берлектә катнашучыларга "Русиягә һәр бала мөһим" дигән проектны тәкъдир итте. Бу проектка тормышта авыр чаклар булганда гаиләләрне яклау, аларга ярдәм итү буенча Татарстанда күрелә торган чаралар   кертелгән. 
Оештыручылар сүзләренә караганда, проект балигъ булмаганнар һәм аларның гаиләләре белән тернәкләндерү эшендә инновацион технологияләр кертүне күздә тота. Ул имин булмаган гаиләләргә социаль хезмәтләр күрсәтүне, төрле министрлыклар белән берлектә оператив карарлар кабул итү кебек мәсьәләрне чишүгә юнәлдерелгән. 
Икенче технология яңа туган баласын кабул итергә теләмәүче аналар белән кисәтү эшләре алып баруда тармакара хезмәттәшлектән гыйбарәт. Агымдагы елның 1нче яртыеллыгында 30 хатын-кыздан 19ы баласын гаиләсенә кабул итеп алган. Бу исә  63 %ны тәшкил итә. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International