"Гаилә" үзәге белгечләре аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләрдәге балалар өчен бәйрәм уздырачак

2014 елның 2 июле, чәршәмбе
8 нче июль көнне Казан "Родина" сәүдә-күңел ачу  комплексында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм узачак. "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик республика үзәге "Тарбургер" рестораны хезмәткәрләре белән берлектә  күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче 60 бала өчен боулинг-турнир оештыра. Әлеге чара "Болактагы Балаган" балалар театр-студиясе артистлары катнашында уздырыла. 
Боулинг уены, күңелле конкурслар, тәмле сыйлар, бүләк карталары, "Татбургер"  ресторанында аш - болар барысы да әлеге чарага тагын да күңеллелек, җанлылык өстәячәк. 
Чара 12:00 сәгатьтә башлана.     
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International