Яр Чаллының "Кояшкай" тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикле балаларга һөнәр сайларга ярдәм итәләр

2014 елның 2 июле, чәршәмбе
Яр Чаллыда урнашкан "Кояшкай" балигъ булмаганнар өчен социаль тернәкләндерү үзәгендә хезмәт куючы белгечләр үзәктә тернәкләнү узучы балаларга сәламәтләнергә генә түгел, ә бәлки киләчәктә һөнәр сайларга да ярдәм итәләр.  Аларга бу күркәм эшләрендә  Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү белгечләре дә ярдәм кулы суза.  Алар бергә әңгәмәләр уздыралар, балаларга тестлар эшләтәләр, эшлекле уеннар оештыралар.  Балалар бик күп яңа кызыклы мәгълүмат алалар, ишеткәннәре белән тәрбиячеләре белән бүлешәләр.
Белгечләр сүзләренә караганда, ведомствоара хезмәттәшлек кысаларындагы мондый очрашулар ай саен уздырыла һәм әти-әниләргә балаларының мөмкинлекләрен  өйрәнергә, аларга туры килә торган һөнәр сайларга ярдәм итә.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International