Лаеш районының “Алтын көз” үзәге карамагындагы гражданнарны изге урыннарга алып барганнар

2014 елның 1 июле, сишәмбе

Лаеш районының “Алтын көз” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге каршында Столбище социаль ярдәм үзәге белгечләре үзәк карамагындагы гражданнар өчен Раифа ирләр монастыренә экскурсия уздырганнар.

Бу көнне экскурсантлар төрле храмнарны, хаҗи йорты, тере сулы чишмә, часовняны караганнар. Шулай ук барлык экскурсантлар да шәм кую һәм изге су алу мөмкинлегенә ия булганнар.  Раифа монастыренә бару  карамактагы гражданнарның күңелендә күргән матур җирләрдән яхшы тәэсирләр генә калдырган һәм яңа сәяхәтләргә илһамланлырган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International