Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта буыннар очрашуы булып узган

2014 елның 1 июле, сишәмбе

Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына бу көннәрдә нәни кунаклар – “Батыр” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр килгән. Алар үзләренең  җырлары, биюләре, шигырьләре белән  өлкәннәрнең күңелен күргәннәр. Бик күп сораулар яудырганнар, күп нәрсәләр белән кызыксынганнар.

Очрашу истәлеккә күмәк фото белән тәмамланган.  Интернатта яшәүче әби-бабайлар нәниләргә, аларның тәрбиячеләренә, бакча мөдиренә әлеге очрашуны оештырганнары өчен зур рәхмәт белдергәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International