Норлатның "Гармония" комплекслы үзәгендә балаларның сәламәт ялын оештыралар

2014 елның 30 июне, дүшәмбе
Норлатның "Гармония" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә "куркыныч төркеменә" керүче балаларның җәйге ялын сәламәт һәм файдалы итү белән шөгыльләнәләр. Бу уңайдан күп кенә чаралар да уздырыла. Мисал өчен, күптән түгел генә биредә патронаттагы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар белән очрашу булып үткән. Ул Россиядә наркомания афәте барлыкка килү, формалашу кебек проблемага багышланган. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Е.Арсланова һәм И.Садовникова "Куркынычсызлык территориясе" дигән видеофильм карау оештырганнар. Уртак дискуссия нәтиҗәсендә балалар әлеге проблеманы чишүнең мөһимлеге, бу афәтнең яшь гомерләргә ничаклы куркыныч булуы хакында фикерләрен белдергәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International