Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына караганда, 23 нче июннән 27 сенә чаклы 4 авыр бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
Беренче авыр бәхетсезлек очрагы 13 июньдә “Саба” ҖЧҖдә булган. Токарь станогында эшләгән чакта тракторист-механизаторга авыр тимер предмет бәрелгән.
20 нче июньдә авыр нәтиҗәләргә китергән икенче очрак теркәлгән. Бал кортлары өерен җыйган чакта Буа районының “Буалес” ДБУ умартачысы агачка менгән. Әмма агач ботагы сынган һәм ул егылып төшкән.
Өченче бәхетсезлек очрагы 21 нче июньдә Норлат районы “Техно-Сервис” ҖЧҖдә булган. Тракторның автомобиль полуприцеп-тралга кергән чагында ул читкә ауган. Нәтиҗәдә хезмәткәргә зыян килгән.
Соңгы бәхетсезлек очрагы 23 июньдә Түбән Каманың “Квадр” ҖЧҖдә булган. Бинаның тышын төргән чакта лесаларның трабы читкә киткән һәм балта остасы 5 метр биеклектән егылып төшкән.
Бу атнада үлемгә китергән һәм төркемле бәхетсезлек очраклары теркәлмәгән.
Хәзерге вакытта барлык очраклар буенча да тикшерү эшләре бара.