Арчаның "Исток надежды" үзәге карамагындагы балалар апатияне ком анимациясе ярдәмендә җиңәләр

2014 елның 27 июне, җомга
Арчаның "Исток надежды"  мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә  хисси һәм хисси-физик тайпылышларны кисәтү чарасы буларак ком анимациясе методы кулланыла башлаган. Әлеге методның аермалыгы шунда - һәр бала нинди дә булса гаҗәеп сәләтле булуны таләп итми торган процесста катнаша дигән сүз. Бала бу вакытта үз-үзе булып кала, үзен рәссам-иҗатчы итеп хис итә.
Үзәк логопеды билгеләгәнчә, ком белән рәсем ясау балаларда уңай хисләр тудыра, активрак тормыш рәвешен формалаштыра, оялудан, куркулардан  котылырга ярдәм итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International