Алабуга "Ышаныч" үзәгендә закон белән каршылыклары булган балалар өчен чара уздырганнар

2014 елның 27 июне, җомга
Бүген Алабугада урнашкан "Ышаныч" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә "Сәламәт уеннар" дигән спорт чарасы булып узган.  Бу чара 2013 нче елда  "РИТЭК" ААҖ һәм "Лукойл" иминрият фонды"ның  финанс ярдәмен алган "Коткару боҗрасы" проектын тормышка ашыру кысаларында үткән. Гранд чараларына спорт җиһазлары: лавка-пресс, турник, армрестлинг өчен өстәл алынган булган. 
Чарада закон белән каршылыкта булган балалар өчен "Сталкер" лагерендә ял итүчеләр катнашкан. Алар төрле спорт чаралары: канат тартышу, армрестлинг, йөгерү, озынлыкка сикерү, гер күтәрү кебек ярышларда көч сынашканнар.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International