Азнакайда һөнәри юнәлеш бирүче чара үткәргәннәр

2014 елның 18 июне, чәршәмбе
Бүген Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре шәһәр яны "Орленок"  сәләматләндерү лагерендә "Һөнәр иленә сәяхәт"  дигән чара үткәргәннәр. Әлеге чарада 7-15 яшьлек 80 бала катнашкан.
Очрашуның максаты һөнәр дөньясы, киләчәктә үзеңне һөнәри яктан бәяләү  турында  мәгълүматлы булу дәрәҗәсен күтәрүдән гыйбарәт. Балалар бу көнне лекция тыңлаганнар, фильм караганнар, төрле һөнәри уеннарда катнашканнар. Җиңүчеләргә эш белән тәэмин итү үзәге символикасы төшерелгән истәлекле бүләкләр тапшырылган.   
Чараның төп өлеше тәмамланганнан соң  теләге булганнар  компьютерда тест эшләгәннәр. 
Әлеге чара Татарстан Республикасында эшче һәм инженер һөнәрләрен  популярлаштыру программасы кысаларында уздырылган.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International