Түбән Камалыларны троллейбус йөртүче һөнәрен үзләштерергә өндиләр

2014 елның 17 июне, сишәмбе
Бүген сәгать 11.00 дә Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә киләчәктә Казанда эш табу мөмкинлеге белән  троллейбус йөртүче курсларында укулар оештырыла. Укуларны  "Метроэлектротранс"  предприятиесе кадрлар хезмәте  вәкиле уздырачак. 
Белгечләр сүзләренә караганда,  укулар ярты ел дәвам итәчәк, стипендия түләү каралган.  Шулай ук Казанда тулай торакта яшәү, укуны эш белән бергә алып бару  мөмкинлеге дә бар.  Укыган чакта "Метроэлектротранс" предприятиесенә  кондуктор һәм депога слесарь белгечлекләре буенча ваканисияләр тәкъдим ителә. 
Белешмәләр өчен телефон: 42-68-00.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International