Түбән Камада инвалидларны эшкә урнаштырырга җыеналар

2014 елның 16 июне, дүшәмбе
Иртәгә Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырыла. Эшсез гражданнарга проект-смета эше буенча инженер, санитарка, 2 нче категорияле инженер-төзүче, приборчы, клиентлар белән эшләүче менеджер, бухгалтер-хисаплаучы, элемтә җиһазларын төзекләндерү һәм тәэмин итү  буенча электромонтер, слесарь-сантехник, төрле эштә йөрүче, территорияләрне җыештыручы, юрист кебек белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим ителәчәк. Хезмәт хакы 5554 сумнан 38 меңгә чаклы.
Ярминкә иртәнге сәгать 10 да башлана. 
Белешмәләр өчен телефон: 42-68-00. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International