“Наркотикларсыз тормыш” республика айлыгы кысаларында Түбән Кама “Балкыш” балигъ булмаганнар өчен социаль-тернәкләндерү үзәгендә “Упкынга илтүче юл” дип исемләнгән чара узган.
Үзәктә тәрбияләнүче балалар алдында бу көнне врач-нарколог чыгыш ясаган. Ул яшүсмерләргә үзенең шәхси һәм эш тәҗрибәсеннән төрле хәлләр турында сөйләп киткән. Балалар шулай ук наркотикларның зыяны турында мультфильмнар да караганнар.