Казан предприятиеләре эшсезләргә эш урыннары тәкъдим итәчәк

2014 елның 16 июне, дүшәмбе

19 июнь көнне Казанның Идел буе районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрәчәкләр. Әлеге чарада районның түбәндәге предприятиеләре катнашачак: 21 нче шәһәр поликлиникасы, Казан аз тонналы химия заводы, 342 нче балалар бакчасы, “Эшлекле медицина үзәге” ҖЧҖ, “Мак-Дак Казан” ҖЧҖ, “Оптима” ҖЧҖ һ.б.

Чарага килүчеләр предприятие вәкилләре белән әңгәмә кора, булган вакансияләр турында мәгълүмат ала алачак.

Эшсез гражданнарга шулай ук вакансияләр язылган газета-журналлар да таратачаклар.

Ярминкә Бертуган Касыймовлар урамы, 22/7 нче йорт адресы буенча уза. Башлану вакыты: 11.00.

Белешмәләр өчен телефон: 224-86-66.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International