Кукмараның “Тылсым” үзәгендә наркотикларның зыяны турында сөйләгәннәр

2014 елның 11 июне, чәршәмбе

Бүген “Наркотикларсыз тормыш” республика айлыгы  кысаларында Кукмараның “Тылсым” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә “Наркотик – бәла чыганагы” дигән чара булып үткән.

Төркемле дәрес барышында социаль эш буенча белгеч балаларның наркотикларның зыяны турындагы белемнәрен тикшергән, бәхәс оештырып алган, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган. Шулай ук ул  балаларга “Аек акыл наркотикларга каршы” дигән фильм  күрсәткән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International