Социаль өлкәдә хезмәт куючылар иң авыр һәм катлаулы эшләрнең берсен башкара. Шуңа күрә аларның хезмәте рухи яктан да, матди яктан да зур хөрмәткә ия булырга тиеш. Кызганычка, бу һөнәр вәкилләренең социаль тырышлыгы һаман да тиешенчә бәяләнми. Әлеге фикерне “Социаль хезмәткәр көне”н бәйрәм итү тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җиткерде.
- Бу тармакта хезмәт куючыларның хезмәте бик кирәк һәм алар югары хезмәт хакы алып эшләргә тиеш. Бәлки хәзерге вакытта сезнең хезмәтне тиешенчә бәяләп тә бетермибездер. Шулай да, Россия Президенты карарлары нигезендә хезмәт хакларын күтәрү буенча эшчәнлек башланып китте. Без билгеләнгән вакыттан алдарак та барабыз әле, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында.
Президент белдергәнчә, социаль хезмәткәрләр башкарган эшне теләсә-кем булдыра алмый. Моның өчен билгеле бер сыйфатларга ия булырга кирәк.
- Сез барыгыз да киң күңелле, олы йөрәкле шәхесләр. Шуңа күрә без сезне кадерләргә тиеш. Сезне чын күңелемнән шушы бәйрәмегез белән тәбрик итәм, - дип дәвам итте сүзен Президент.
Татарстанлылар янә - беренче
Хәзерге вакытта республикада 10 мең социаль хезмәткәр эшли. Бу күрсәткеч Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда шактый кимрәк. Шулай булуга да карамастан, Татарстанда бу өлкә иң алга киткән тармакларның берсе булып санала. Республика белгечләрен үз төбәкләрендә генә түгел, Россиядә дә яхшы беләләр.
Мәсәлән, “Социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре” россиякүләм конкурсын гына алыйк. Әлеге бәйгедән Татарстан вәкилләренең бер генә тапкыр да призлы урынсыз кайтканы юк. Быел исә республиканың социаль тармагын россиякүләм дәрәҗәдә танытучылар, гомумән дә, өчәү булган.
Аларның берсе – Саба районында урнашкан акылга зәгыйфь балалар өчен “Югары Утар балалар йорт-интернаты” директоры Имаметдин Гәрәев. Ул конкурста җиңүче исеменә лаек була.
Әлеге вазифада ул 1969 елдан бирле били. Шушы вакыт эчендә бурадан салынган берничә барактан өр-яңа, заман таләпләренә туры китереп эшләнгән дүрт бина булдыруга ирешә. Өстәвенә, 2006 елда махсус тернәкләндерү үзәге дә ачыла. Биредә белгечләр бары тик югары технологияләргә корылган җиһазлардан гына файдалана. Хәзер биредә тренажер залы, массаж кабинеты, компьютер бүлмәсе һәм башка балалар өчен кызыклы һәм әһәмиятле булган бүлекләр уңышлы гына эшләп килә.
Баласыннан баш тартучылар кимегән
Имаметдин Гәрәев сүзләренә караганда, бүгенге көндә аны борчый торган иң мөһим проблемаларның берсе – ата-аналарның балаларыннан баш тарту очракларының һаман да очрап торуы. Әлеге күрсәткеч соңгы елларда якынча 20 процентка кимегән булса да, бу мәсьәлә һаман да актуаль. Балалар әлеге зур йортта үзләрен уңайлы хис итсеннәр өчен кулыннан килгәннең барысын да эшли җитәкче. Әле алай гына да түгел, ул балаларны тәрбиягә алырга теләүче гаиләләргә ярдәм итә, ятим балаларның торак белән бәйле проблемаларын хәл итүгә дә зур көч куя.
Әйтергә кирәк, хәзерге вакытта Татарстанның социаль тармак хезмәткәрләре 1,5 миллион кешегә хезмәт күрсәтә. Республикада уртача гомер озынлыгы елдан-ел арткан заманда аларга эш арта гына. Шуңа күрә Татарстан җитәкчелеге бу өлкәне камилләштерүгә киләчәктә тагын да зуррак игътибар бирергә уйлый.