Социаль тармак хезмәткәрләре эше үтә әһәмиятле һәм авыр, шуңа күрә без алар башкарган эшнең кадерен белеп, аларга рәхмәтле булырга тиешбез. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның “Корстон” комплексында Социаль хезмәткәр көне уңаеннан оештырылган тантаналы чарада шулай дип белдерде.
Тантана алдыннан, Президент социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге алдынгы технологияләр һәм социаль хезмәт күрсәтү практикалары күргәзмәсен карады.
Рөстәм Миңнеханов социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләргә мөрәҗәгать итеп: “Эшчәнлегегездә көннән-көн яңа таләпләр туып тора, яңа мөмкинлекләр барлыкка килә, шуңа күрә эшегез гаять катлаулы”, - диде.
Республика башлыгы чыгышында Татарстанның социаль өлкәсендә 10 меңләп кеше эшләвен һәм аларның 1,5 млн кешегә хезмәт күрсәтүен искәртеп үтте. Ул шулай ук 6 нчы июньдә Мәскәүдә IV Бөтенроссия социаль хезмәткәрләр конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узганын искәртеп, беренче ике урынны һәм бер икенче урынны Татарстанның социаль хезмәт вәкилләре яулаганын билгеләп китте.
“Бүген хезмәтегездә кулланыла торган яңа эшләнмәләр, яңа технологияләр барлык гражданнар белән беррәттән, башкаларга да актив тормыш позицияләрендә яшәргә мөмкинлек бирә. Социаль ярдәмгә мохтаҗлык кичерүчеләр саны да арта бара, чөнки гомернең уртача озынлыгы арта. Бер яктан караганда, бу бик яхшы күрсәткеч, икенче яктан, социаль хезмәткәрләр җилкәсенә өстәмә эш йөкли”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул социаль хезмәткәрләрнең эше зур ихтыяҗга ия булып, аларның югары хезмәт хакына лаек булуларына басым ясады. “Сезнең эш зур әһәмияткә ия. Мөгаен, әлегә без сезнең хезмәтне тиешле дәрәҗәдә бәяләп бетермибездер, социаль өлкә хезмәткәрләренең эш хакы иң түбәне иде. Әмма РФ Президенты тарафыннан расланган “Юл карталары" нигезендә, хезмәт хакын арттыру өстендә эш алып барабыз, графиктан хәтта берникадәр алда да барабыз”, - дип белдерде республика башлыгы.
“Бу өлкәдә мохтаҗларны кызгана алырлык, аларның хәленә керә белүче кешеләр эшли. Бөтен күңелен биреп, үз гомерен кешеләргә хезмәт күрсәтүгә багышлаган затларга рәхмәтле булырга тиешбез. Кешеләргә игелек кылуга йөз тоткан бу һөнәрне пропагандаларга тиешбез. Әлегә сезнең өлешегез, кайгыртучанлыгыгыз, мәрхәмәтегез хакында аз сөйлибез кебек, - дип саный Рөстәм Миңнеханов. - Киләчәктә дә нәтиҗәле, күркәм эшчәнлек телим. Россия күләмендә алга таба да беренче урыннар алырга насыйп булсын, моңа мөмкинлекләребез бар”, - дип төгәлләде Президент чыгышын. Ул Татарстанның социаль хезмәт күрсәтү өлкәсе алдынгыларына “ТРның атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре” исеме бирелү турында таныклыклар тапшырды. Шулай ук берничә хезмәткәр ТР Президенты Рәхмәтенә лаек булды. Балык Бистәсеннән уллыкка һәм кызлыкка балалар алып тәрбияләүче күп балалы Заһидуллиннар гаиләсе автомобиль белән бүләкләнде.
Аннан соң тантана кысаларында “Социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре” бөтенроссия конкурсының республикакүләм бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде. Конкурсның республика этабында 18 номинация буенча 79 номинант эшенә бәя бирелгән иде.
Җиңүчеләрне ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина, ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова һәм башкалар котлады. “Бүгенге көн шартларында медицина хезмәткәрләре социаль өлкә белгечләре белән иңгә-иң куешып эшли. Көн саен ярдәмгә мохтаҗ булган затларга ярдәм кулы сузарга, аларны сөендерергә насыйп булсын. Шушы игелекле эшегездә уңышлар телим”, - дип мөрәҗәгать итте Гадел Вафин социаль хезмәт күрсәтү тармагы вәкилләренә. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән тәбрикләү сүзләрен җиткереп, Лилия Маврина: “Сез көн саен үзегезгә хас осталык белән кешеләргә ярдәм итәсез. Башкарган игелекләрегез үзегезгә икеләтә әйләнеп кайтсын”, - дип мөрәҗәгать итте.
Конкурсның Гран-при иясен тәбрикләргә сәхнәгә ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин чыкты. Ул үз кулы астында эшләүче хезмәткәрләргә фидакарь эшләре, олы йөрәкле булулары өчен рәхмәтен ирештерде. “Без кешеләргә игелек кылу белән бәйле эшчәнлегебездә яңа технологияләрне эшкә җигәбез”, - дип билгеләп узды министр. Гран-при бүләгенә Казанның мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен “Апрель” тернәкләндерү үзәге белгече Жанна Антонова лаек дип табылды.