Иртәгә “Корстон” күңел ачу үзәгендә Социаль хезмәткәр көненә багышланган тантаналы чара үткәрелә. Биредә “Социаль тәэмин итү учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре” дигән конкурска йомгак ясалачак. Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.
Фойеда Татарстан Республикасы социаль тәэмин итү учреждениеләре тарафыннан кулланыла торган социаль технологияләр, социаль тәҗрибәләрдән гыйбарәт булган күргәзмә эшләп торачак.
Билгеләп үтик, “Социаль тәэмин итү учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре” Бөтенрусия конкурсының республика этабы 18 номинация буенча үткәрелгән иде. Конкурсның зона этабына барлыгы 169 эш тапшырылган булса, республика этабына барлык муниципаль районнардан 79 гариза кабул ителгән.