"Голос" бәйгесе финалисты Эльмира Калимуллина "Здравушка" тернәкләндерү үзәгендә дәваланучы балаларны Халыкара балаларны яклау көне белән тәбрикләде

2014 елның 5 июне, пәнҗешәмбе
Шушы көннәрдә "Здравушка" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Халыкара балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чарасы оештырылган. Әлеге бәйрәмдә "Дорога из города"  балалар  бию ансамбле, җырчы Мария Семенова, "Йолдызлык" конкурсы җиңүчесе Александра Городецкая катнашкан. Бәйрәмнең иң төп кунагы "Голос"  музыкаль бәйгесенең җиңүчесе Эльмира Калимуллина булган. 
Чара дустанә, җылы атмосферада узган, балаларга гына түгел, ата-аналарга да күңелле мизгелләр алып килгән.    
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International