Балтачның "Наз" үзәгендә "Забота" ата-аналар клубының чираттагы утырышы узды

2014 елның 4 июне, чәршәмбе
Бүген Балтач "Наз" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә ведомствоара учетта торучы гаиләләр өчен "Забота" ата-аналар клубы утырышы уздырылган. Әлеге чараның максаты гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне ныгыту, гаилә потенциалын активлаштырудан гыйбарәт булган. 
Очрашуда ТР Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча ЮХИДИ башлыгы Фәргать Шәфигуллин, Балтач район үзәк сырхауханәсенең участок педиатры Фәридә Галиуллина һәм 8 гаилә катнашкан.  Утырышта балигъ булмаганнарның куркынычсыз тормыш итүенә кагылышлы сораулар каралган. 
Шул ук көнне "Син һәм мин, без бергә" дигән рәсем конкурсына да йомгаклар ясалган. Барлык катнашучылар "Наз" үзәге исеменнән истәлекле бүләкләр кабул итеп алганнар. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International