Татарстанда эшсез дип теркәлүчеләр саны тагын да кимеде

2014 елның 4 июне, чәршәмбе

Статистик мәгълүматлар нәтиҗәсенә караганда, 3нче июнгә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 16488 кеше теркәлгән. Бу сан узган атнага караганда 253 кешегә кимрәк.

Хисап атнасы барышында исә 560 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 283е хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 59 кеше исә оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

Шуны әйтергә кирәк, тулаем алганда эшсезләр саны алай зур түгел – 2 миллион 42 меңнән артык икътисади яктан актив халыкка 16 меңнән артыграк  эшсез катлам туры килә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International