ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы күзәтүенә караганда, 28нче майдан алып 5нче июньгә чаклы булган хисап атнасында эшсез дип танылганнар арасыннан 80 кеше эшкәртүче җитештерү тармагына караган эшеннән азат ителгән. Моңа охшаш хәл икътисадый эшчәнлекнең башка төрләрендә дә очрый. Мисал өчен, күмәртәләп һәм берәмләп сәүдә итү тармагында 70 кеше эшсез дип билгеләнгән.
Башка тармакларга мөнәсәбәттә караганда эшеннән азат ителгәннәр саны болайрак бүленә: авыл хуҗалыгы, аучылык, урман хуҗалыгы – 40, дәүләт идарәсе – 36, социаль-коммуналь шәхси хезмәтләр күрсәтү – 32, мәгариф – 31, транспорт һәм элемтә – 27, күчемсез милек белән операцияләр – 23, сәламәтлек саклау – 22, төзелеш – 22, электроэнергия, газ, су җитештерү һәм тарату – 17, икътисад эшчәнлеге – 14, файдалы казылмалар табу – 11, кунакханә һәм ресторан бизнесы – 7 кеше.