Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре 8 кешене эшкә урнаштырганнар

2014 елның 4 июне, чәршәмбе
Бүген башкаланың Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе үткәргәннәр. "Наско-Татарстан" ААҖ, Кадрлар менеджменты ассоциациясе, "Инвест-плюс" ТКХ ҖЧҖ, Яңа Савин һәм Авиатөзелеш  районнары хәрби комиссариат бүлекләре вәкилләре эшсезләргә эш урыннары тәкдим иткән. 
Ярминкәгә 84 кеше килгән. Шуларның 76сы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләреннән белешмәләр алганнар.  8 гражданга  эшкә урнашу өчен  юлламалар тапшырылган. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International