Казан предприятиеләре эшсез гражданнарга эш урыннары тәкъдим иткәннәр

2014 елның 4 июне, чәршәмбе
Бүген Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырганнар. Әлеге чарада  «Метроэлектротранс» МУП, Трест «Горводзеленхоз» МУП ,   «Электроприбор» Казан  заводы ААҖ,  Мастер Клининг» ҖЧҖ,  «Водоканал» МУП кебек оешма һәм предприятиеләр катнашкан. 
Эшсез гражданнарга 345 вакансия тәкъдим ителгән, шуларның 326сы - эшче һөнәрләр буенча. 
Ярминкәгә 189 кеше килгән. 13 кешегә эш урыннарына юлламалар тапшырылган. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International