Түбән Кама "Балкыш" социаль-тернәкләндерү үзәгендә "Юл иминлеге" дигән чара үткән

2014 елның 4 июне, чәршәмбе
Бүген Түбән Кама "Балкыш" балигъ булмаганнар өчен социаль-тернәкләндерү үзәгендә "Юл иминлеге" дигән чара уздырылган. Әлеге дәрес барышында юл йөрү кагыйдәләре турында әңгәмә, асфальтта рәсем конкурсы үткәрелгән. 
Чара барышында балалар юлның машиналар йөри торган өлеше аша чыгу кагыйдәләре, юл билгеләрен искә төшергәннәр. 
Бу чара юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Декадасы кысаларында узган.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International