Лаеш тернәкләләндерү үзәгендә Балаларны яклау көненә багышланган акция узган

2014 елның 3 июне, сишәмбе
Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә 70тән артык бала "Кузяның хәзинәләр тартмасы" дигән театральләштерелгән бәйрәмдә катнашкан.  Әлеге чара Халыкара балаларны яклау көненә багышланган. 
Үзәк белгечләре әлеге бәйрәмгә бик озак әзерләнгәннәр: кишәрлекләрне  әкияти композицияләр, чәчәкләр, шарлар  белән бизәгәннәр.  тамаша барышында  алып баручылар балаларга әлеге үзәктә йорт иясе  Кузя яшәвен, аның хәзинәләр тулы тартмасы барлыгы турында сөйләгәннәр. Балалар төрле сынамышлар, сынаулар аша узып, төрле геройлар белән очрашканнар, хәзинәләрне дә тапканнар. 
Бәйрәм бик күңелле узган.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International