Аксубайның "Нежность" үзәгендә балалар өчен бәйрәм узган

2014 елның 3 июне, сишәмбе
Шушы көннәрдә Аксубай "Нежность" халыкны социаль тәэмин итү үзәге белгечләре район мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә балалар һәм аларның әти-әниләре өчен бәйрәм чарасы үткәргәннәр. Бәйрәм җитәкчелекнең котлау сүзләреннән башланып киткән.  Аннан соң балалар уеннар, биюләрдә катнашканнар. 
Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре "Ирек" волонтер отряды белән берлектә "Тәмәке төтененә - юк", "Наркотикларга -юк" дигән акцияләр дә оештырганнар. "Антинарк" дигән журнал, белешмәлекләр, буклетлар, кәнфитләр таратканнар. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International