"Гаилә" үзәге вәкиле "Балаларны яклау өлкәсендә дәүләт сәясәте" дигән түгәрәк өстәлдә катнашкан

2014 елның 30 мае, җомга
Шушы көннәрдә "Балаларны яклау өлкәсендә дәүләт сәясәте: законнар- стандартлаштыру һәм практика"  дигән темага республикакүләм киңәшмә булып узган. Биредә төрле министрлыклар, бала хокукларын саклау буенча белгечләр, муниципаль берәмлекләр һәм шәһәр округлары вәкилләре катнашкан. Бу чарада "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик республика үзәге вәкиле Ирина Чулкова да булган. Ул "Ананың яңа туган баласыннан баш тарту күренешенә оператив реакция технологиясе. Ведомствоара хезмәттәшлек" темасына чыгыш ясаган. 
Киңәшмәдә катнашучылар ТР район һәм шәһәрләренең әлеге юнәлеш буенча эш тәҗрибәләре  турында сөйләшкәннәр, республикада балаларны асрамага алып үстерүче гаиләләр белән эшләүче хезмәтләрнең опека һәм попечительлек органнары белән уртак хезмәттәшлеге хакында фикер алышканнар. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International