"Әкият" театрында Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан бәйрәм үткәреләчәк

2014 елның 30 мае, җомга
1 нче июнь көнне  ТР Президенты Аппараты булышлыгы белән "Әкият" Татар дәүләт курчак театры республиканың күпбалалы гаиләләре өчен бәйрәм программасы әзерли. Балалар һәм аларның гаиләләре бу көнне Е.Шварцның "Золушка" спектакле премьерасын карый алачаклар.
Бу елны театр яны мәйданында яшь тамашачылар өчен җыр-бию,  конкурс, призлар белән тулы театральләштерелгән концерт программасы оештырылачак. Күңелле клоуннар "аквагримм" ярдәмендә теләге булган һәркемне  яраткан супергеройлар, феялар, принцессаларга әверелдерәчәк. Программа кысаларында   күккә тантаналы рәвештә шарлар очырту да күздә тотыла. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International