Азнакайда һөнәри осталык буенча ярышлар үткәрелгән

2014 елның 30 мае, җомга
Шушы көннәрдә Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре авыл хуҗалыгы өлкәсендә  эшче һөнәрләр дәрәҗәсен күтәрү буенча һөнәри юнәлеш бирүче районкүләм  чарада катнашканнар. Әлеге программа кысаларында машина белән саву осталары, яңадан җитештерү буенча технологлар һәм сабанчылар арасында һөнәри осталык буенча конкурслар үткән.  Бу бәйгеләрдә укучылар, шулай ук өлкән буын вәкилләре дә катнашкан. Хезмәт тәҗрибәсе күп булган өлкәннәр үзләренең осталык серләрен  яшь буынга да җиткергәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International