Яр Чаллының "Кояшкай" тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар спорт уеннарында катнашканнар

2014 елның 29 мае, пәнҗешәмбе
Яр Чаллыда урнашкан "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар тагын бер тапкыр сәламәт яшьтәшләре кебек үк уйный, күңел ача белүләрен исбатлаганнар. "Үземә ышанам" проекты кысаларындагы "Күңелле эстафеталар" балаларга тагын бер тапкыр үзләрен көчле, җитез, кыю итеп күрсәтергә мөмкинлек тудырган. Алар, салкынча һава торышына карамастан, зур кызыксыну белән уйнап, сикереп, йөгереп күңел ачканнар. Эстафетаның барлык киртәләрен дә узганнан соң балаларга татлы бүләкләр тапшырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International