Казан халыкны социаль тәэмин итү үзәге белгечләре "Күбәләкләр циркы" дигән кинотренинг үткәргәннәр

2014 елның 29 мае, пәнҗешәмбе
Авиатөзелеш районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологлары балигъ булмаганнарга карата рәхимсез карашны кисәтү максатыннан социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдәге ата-аналар өчен "Күбәләкләр циркы" дигән кинотренинг үткәргәннәр. Катнашучылар "Күбәләкләр циркы" дигән кыска метражлы фильм караганнар, аннан соң шул хакта фикер алышканнар. Дикуссиядә балаларның үз-үзен тотышына ата-аналар кылган гамәлләрнең йогынтысы, рәхимсезлек, киресенчә, шәфкатьлелек, толерантлык кебек мәсьәләр буенча да фикер алышу оештырылган.
Чара ахырында арт-терапия элементлары белән иҗади эш башкарылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International