21 нче майдан 27 нче майга кадәр булган хисап атнасында республикадагы эшсезлек элеккечә бик түбән дәрәҗәдә – 0,82% ны тәшкил итүче күрсәткечтә саклана бирә.
Бүгенге көнгә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 16750 эшсез граждан теркәлгән. Бу узган атна белән чагыштырганда 190 кешегә кимрәк. Хисап вакыты буенча гомумән алганда исә Татарстанда 712 кеше эшсез дип танылган. Шуларның 553е эштән азат ителгән. Азат ителгәннәр арасыннан 341 кеше эш урыннарын үз ихтыярлары белән калдырып киткәннәр.