Республиканың вакансияләр банкында 47000нән артык эш урыны бар

2014 елның 28 мае, чәршәмбе

Төгәлрәк әйткәндә, эш бирүчеләр тарафыннан эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән хезмәткәрләргә булган ихтыяҗ 47367  вакансия белән үлчәнә. Вакансияләр саны атна саен диярлек арта бара. Шулай итеп, 21 нче майдан 27 нче майга кадәр булган хисап атнасында республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә 3740 кеше исәпкә баскан. 22178 ачык эш урыны белән беренчелекне Казан шәһәре алып тора. Шулай ук Яр Чаллы, Алабуга һәм Менделеевскта 8065, 3979, 2027 эш урынына квалификацияле кадрлар таләп ителә.

Эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән ачык эш урыннары Татарстанның барлык районнарында да бар дип, билгеләп үтәргә кирәк. Шулай да кайбер төбәкләрдә эшсезләр саны эш бирүчеләр тарафыннан эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән хезмәткәрләргә булган ихтыяҗдан күбрәк. Тик хезмәт базарындагы киеренкелек коэффиценты хисап атнасы ахырына 0,35 кеше/вакансияне тәшкил итә, ягъни бер эшсез кешегә 2,8 хезмәт урыны туры килә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International