Казанда троллейбус йөртүчеләрне эшкә урнаштырачаклар

2014 елның 28 мае, чәршәмбе
4 нче июнь көнне Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе үткәрәчәкләр. Әлеге чарада шәһәрнең түбәндәге предприятие вәкилләре катнаша: "Водоканал", "Трест Горводзеленхоз", "Метроэлектротранс" муниципаль унитар предприятиеләре,  "Электроприбор" Казан заводы, "Татарстан почтасы".
Эшсез гражданнарга инженер, мастер, шәфкать туташы, троллейбус йөртүче, электромонтер, штамплаучы, токарь, түбә ябучы, гальваник, тегүче, коючы һ.б. ваканисяләр тәкъдим ителәчәк. Барлыгы 345 вакансия булачак.
Чара Павлюхин урамы, 102 нче йорт адресы буенча үтә. Башлану вакыты: сәгать 9.00. 
Тулырак мәгълүмат алу өчен 277-52-32 номеры буенча чылтыратырга мөмкин.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International