29 нчы май көнне Министрлыкның конференцияләр залында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының “Россия Федерациясе Президентының 2012 нче елның 7 нче май Указларын үтәү барышы турында” дигән темага коллегия утырышы уздырыла. Чарада ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры А.Шәфигуллин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының социаль үсеш идарәсе башлыгы И.Бәдриев, Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе рәисе Т.Водопьянова катнашачак. Утырышка шулай ук ТР Президенты Аппараты вәкилләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты, министрлык һәм ведомстволар, дәүләт хакимиятенең башкарма органнары, ТР иҗтимагый оешмалары вәкилләре, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы социаль яклау бүлекләре, халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре директорлары чакырылган.
Коллегия утырышы кысаларында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары К.Таҗетдинованың “Россия Президентының халыкның мәшгульлеге һәм хезмәт ресурсларының сыйфатын күтәрү мәсьәләренә юнәлдерелгән май Указларын тормышка ашыру буенча Министрлык эшчәнлеге”, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Э.Нигмәтҗанованың “Россия Президентының 2012 нче елның 7 нче маеннан 597 нче номерлы “Дәүләт социаль сәясәтен тормышка ашыру буенча чаралар” дигән һәм 2012 нче елның 28 нче декабреннән 1688 нче номерлы “Ятим һәм ата-аналар каравыннан мәхрүм калган балаларны яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен башкару буенча кайбер чаралар турында” Указларын гамәлгә ашыру барышында социаль тәэмин итү учреждениеләрендә аерым категория хезмәткәрләрнең хезмәт хакын күтәрү аспектлары. Шулай ук Бөтенрусия инвалидлар җәмгыятенең татар республика оешмасы рәисе Р.Ганибаев һәм ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүмат технологияләре, автоматлаштырылган системаларны техник яктан тәэмин итү һәм эксплуатацияләү, мәгълүмат куркынычсызлыгын тәэмин итү бүлеге башлыгы Г.Хәйруллинаның чыгыш ясавы да көтелә.
Коллегия утырышы кысаларында тармакның алдынгы хезмәткәрләрен Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы, шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатлары белән бүләкләү дә булачак.