"Гаилә" үзәге Халыкара балаларны яклау көне кысаларында күңелле чара уздыра

2014 елның 26 мае, дүшәмбе
Иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан "Гаилә" республика гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик  үзәге Татарстан Республикасының социаль приютларында тәрбияләнүче балалар өчен  күңелле чара үткәрә. 27 һәм 29 нчы май көннәрендә балалар Казан Кремлендә узачак "Хәзинә эзләү юлында"  дигән интерактив уенда катнашачаклар.
Хәзинә эзләү барышында балалар Казан ханлыгы, Сөембикә-Ханбикә турында элекккеге легендаларны искә төшереп,  Благовещенск соборы һәм Кол-Шәриф  манараларын санаячаклар. Оештыручылар билгеләгәнчә, уен балаларга кызыклы сәяхәткә чумарга, актив ялны командада уйный белү сәләтен үстерү белән аралаштырырга өйрәтәчәк.
Бәйрәм ахырында балаларны "Катрен" компаниясе, ТР Теркәү Палатасы һәм "Траттория" рестораныннан истәлекле  бүләкләр көтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International